Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сабан туе программасы

9.20 - 10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан. 10.00 - 11.15 - Бәйрәм ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан. 11.15 - 16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан. 11.30 - 13.00 - Ат чабышы - ипподром. 10.30 - 14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы....

9.20 - 10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан.

10.00 - 11.15 - Бәйрәм ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан.

11.15 - 16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан.

11.30 - 13.00 - Ат чабышы - ипподром.

10.30 - 14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы.

11.00 - 16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы.

  • Лотерея уены, биюләр - бию мәйданчыгы.
  • Спорт ярышлары: волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тарту, велосипед ярышлары, сикерү, штанга - спорт мәйданчыгы.
  1. - 16.00 - Халык уеннары - (чүлмәк вату, капчык сугыш, капчык киеп

йөгерү һ.б) - Үзәк мәйдан.

10.00- 16.00 - Батут, карусель, дөядә һәм паравоз белән сәяхәт итү,

квадрациклларда утырып йөрү, буйлы курчаклар - әкият

геройлары тамашасы.

  • Кәмит.

10.30 - Авиашоу (парашютчылар тешүе).

Бәйрәмдә сезнең өчен иң яхшы сәүдә оешмалары, шәхси кибетләр, оешмаларның ашханәләре, тәм-том, сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә.

Милли көрәш

Регистрация - 10.00 сәгатьтән.

Сабан туенда көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категориялары буенча үтәчәк.

Мәктәп балалары арасында 36 кг, 46 кг, 55 кг, 65 кг югары. Быел яшьләр арасындагы 36 кглы үлчәү категориясендәге районның батырына җиңел машина биреләчәк.

Яшьләр арасында абсолют батырга Сабан туеның иң зур бүләге - тәкә биреләчәк.

Татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең районда эшләп терле ярышларда катнашып район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көрәшә алалар, 1нче урын өчен дәгва кыла алмыйлар.

Олылар арасында 65 кг, 75 кг, 85 кг кадәр һәм 85 кгнан югары булган категориядагы көрәшчеләр катнашачак. Абсолют батырга ЖК-телевизор һәм тәкә биреләчәк.

Ат чабышы

Регистрация - 7.00 - 9.00 га кадәр.

Башлана 11.30 сәг.

  1. Эш атлары чабышы
  2. Нәселле атлар чабышы.

Финал чабышлары:

  1. Эш атлары чабышы.
  2. Нәселле атлар чабышы.
  3. Тарантаслы рысаклар чабышы - 3 ат.
  4. Тарантаслы понилар чабышы - 3 пони.

13.45 - 14.00 - бүләкләү.

Спорт уеннары

п/п

Спорт төре

Үткәрү урыны

Вакыты

1

Волейбол

Волейбол площадкасы

11.00 - 16.00

2

футбол

Футбол площадкасы

11.00 - 16.00

3

Өстәл теннисы

Үзәк мәйдан

11.00 - 16.00

4

Биеклеккә һәм озынлыкка сикерү

Сикерү мәйданчыгы

11.00 - 14.00

5

Велогонка

велотрек

11.30 - 13.00

6

Армрестлинг

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

7

Аркан тарту

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

8

Таяк тарту

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

9

Гер күтәрү

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

10

Штанга

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

Велосипед ярышларында 1нче урын алучыга бүләккә велосипед биреләчәк.

Лотерея уены

Бию мәйданында лотерея уйнатыла:

1 тур - 11.00 сәгатьтә

2 тур - 13.00 сәгатьтә

2000 билет сатылачак, 10 билетның берсе отышлы.

Билет бәясе - 40 сум.

Билетларны үзәк китапханәдән, авыл китапханәләре мөдирләреннән сатып алу мөмкин.

Сәнгать осталары концерты

Эстрада мәйданы, 11.00 - 16.00 кадәр

Авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Чыгыш ясау өчен һәр коллективка 15-20 минут вакыт бирелә. 20гә якын коллектив катнаша.

Махсус оештырылган комиссия нәтиҗәләр чыгарачак, урыннар бирелә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Халык уеннары

Үзәк мәйдан, 11.30 - 16.00 кадәр

Чүлмәк вату, колгага менү, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү, икмәк төягән капчык ташу, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, киянтә белән су ташу, кыршау әйләндерү, катыктан акча эзләү, таякка җеп чорнау, авыш колгага менү.

Балалар концерты

Балалар мәйданчыгы, 10.30 - 14.00 кадәр

Чыгышлар тарихи-мәдәни мирас елына багышлана.

Һәр мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары 10 минутлык программа әзерләп килә.

Махсус оештырылган комиссия нәтиҗәләр чыгарачак, урыннар бирелә һәм бүләкләр тапшырыла.

Балалар уеннары

Балалар мәйданчыгы, 10.30 - 14.00 кадәр.

Капчык сугышы, йомырка ташу, таяк тарту, күз бәйләп бүләк кисү, җеп җыю, капчык киеп йөгерү, скакалка белән сикерү һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев