Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Президент район кырлары белән танышты

10 июльдә районга эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" Холдинг генераль директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде. Алар иң элек вертолет белән район хуҗалыклары кырларын карап чыктылар. Аннан соң Әлмәндәр белән Борнаш авыллары...

10 июльдә районга эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" Холдинг генераль директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.

Алар иң элек вертолет белән район хуҗалыклары кырларын карап чыктылар. Аннан соң Әлмәндәр белән Борнаш авыллары арасындагы арпа кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Президент иң элек капиталь төзекләндерү, республикакүләм программалар үтәлеше, котельныйлар, гомумән кышка әзерлек буенча төп мәсьәләләргә тукталды. Универсиадага әзерлек барганда иң күп ярдәме тигән район буларак, барлык райондашларга рәхмәтен җиткерде. Аннан соң Президент районда терлек азыгы хәзерләү һәм урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышты. "Иң мөһиме - уңышны сыйфатлы җыеп алу. Шулай ук мал азыгы хәзерләп калу да зарур, шәхси хуҗалыклар хакында онытмаска кирәк. Бу бик мөһим. Гомумән алганда, сездә эш оештырылган төстә бара", - диде республика башлыгы. Марат Әхмәтов исә үз чыгышында якын арада Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту һәм дым саклаучы технологияләр кертү эше башланачагын әйтеп үтте. "Соңгы елларда бюджет акчасының күпчелеге ашламага, корткычларга каршы көрәшкә сарыф ителде, ә техникага акча аз кала иде. Быел техниканы яңартуга 430 млн. сум акча билгеләнгән, ә киләсе елга бу максатларга 2 млрд. сум сарыф ителәчәк", - дип белдерде ул. Шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллинага республикадан ярдәм - асфальт юл булачагын да әйтеп узды.

Дәрәҗәле кунаклар райондагы эш барышыннан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: президент кырда