Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Онытылган иске яңалык

23 майда "Зөя" агрофирмасының Дәүләки берләшмәсендә район фермалары сыер савучылары һәм терлекләрне ясалма каплату технологларының 4 еллык тәнәфестән соң чираттагы конкурсы үткәрелде. Конкурста районның төрле формадагы хуҗалык сөтчелек фермаларыннан 50 сыер савучы һәм технолог катнашты. Дәүләки авылының традицион авыл Сабан туе үтә торган каенлыгы бу чарага махсус әзерләнде. Төп бәйгеләр...

23 майда "Зөя" агрофирмасының Дәүләки берләшмәсендә район фермалары сыер савучылары һәм терлекләрне ясалма каплату технологларының 4 еллык тәнәфестән соң чираттагы конкурсы үткәрелде. Конкурста районның төрле формадагы хуҗалык сөтчелек фермаларыннан 50 сыер савучы һәм технолог катнашты.

Дәүләки авылының традицион авыл Сабан туе үтә торган каенлыгы бу чарага махсус әзерләнде. Төп бәйгеләр башланганчы районыбыз үзешчәннәре алар хөрмәтенә бик матур концерт куйдылар. Район тамашачысы инде күнеккән үз "йолдызларыбыз" белән беррәттән Үтәмеш авылы фермасы терлекчесе Габдулла Шәрәфетдиновның дәртле җырлары һәркем өчен бик зур ачыш булды. Махсус билетларга җавап биргәч, конкурста катнашучылар Дәүләки фермасының җәйге лагерена килделәр. Теориядә белгәннәрен вакытка, сыйфатка бәйләп гамәлдә эшләп күрсәттеләр.

Җиңүчеләр белән таныштырабыз:

Сыер савучылар арасында 1 урынны Әлфия Әюпова яулады (Дәүләки). 2 урында - Резеда Шаһиева (Үтәмеш), 3 урында - Гүзәлия Гыйбадуллина (Күккүз).

Технологлар арасында 1 урынны Исмәгыйль Садыйков (Сатмыш) алды. "Табар" хуҗалыгы технологы Николай Афанасьевка 2 урын бирелде. Дәүләки фермасының терлекләрне ясалма каплату технологы Рәшит Бәширов - 3 урында.

Конкурсны оештыру, үткәрү чыгымнарын тулысынча агрофирма күтәрде. Белгечләрне, сыер савучылар һәм технологларны очраштырган, дуслаштырган бу гамәл савапсыз калмады. Матур табын белән төгәлләнгән конкурстан соң районыбыз басу-кырларына мул итеп яңгыр яуды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс доярок