Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кышка азык мул булыр

- 2013 ел районыбызга тагын корылык алып килүе ихтимал. Соңгы 10 көндә яуган яңгырлар дымга сусаган туфракка әлләни тирән үтеп керә алмады, - диләр аксакал игенчеләр һәм белгечләр. - 2010 ел кабатланмас анысы, запас печән, салам, сенаж-силоссыз хуҗалык районда юк бүген. Тик базларны ачмаска, күз карасыдай саклый белергә кирәк. 25...

- 2013 ел районыбызга тагын корылык алып килүе ихтимал. Соңгы 10 көндә яуган яңгырлар дымга сусаган туфракка әлләни тирән үтеп керә алмады, - диләр аксакал игенчеләр һәм белгечләр. - 2010 ел кабатланмас анысы, запас печән, салам, сенаж-силоссыз хуҗалык районда юк бүген. Тик базларны ачмаска, күз карасыдай саклый белергә кирәк. 25 июльгә быелгы уңыштан җыеп саклауга куелган 9 мең тоннадан артык печән, 20 мең тоннага якын сенаж да әйбәт сыйфатлы, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Шулай булгач, быел яфраказык, яшь үлән һәм дару үләннәре көлтәчекләре әзерләү, тиешенчә киптереп кенә саклауга кую мөһим бурыч булып санала. Килештерелгән йөкләмәләр буенча Апас һәм Каратун авыл җирлекләрендәге оешма-предприятиеләр, җирле халык көче белән быел фермалар ихтыяҗы өчен барлыгы 53640 данә яфраказык көлтәчекләре-себерке әзерләнергә тиеш. Бүгенгә үтәлеш 24008 данә. Дару үләннәре һәм беренче чабудан күпьеллык үлән көлтәчекләре 89400әр данә әзерләнергә тиеш. Фактта үтәлеш шул ук чагышмада 46477 һәм 44104 данә. Көлтәчек, мунча себеркесенең авырлыгы 1,5 килограмм чамасы гына булуы мәслихәт. Терлек, бигрәк тә яшь бозау алдына метр ярымлы ботак-санак, яфраксыз каты кура элеп куюның бер мәгънәсе дә юк.
Редакция, җирле телекомпания, "Салават" һәм "Нур" ҖЧҖ, "Россельхозбанк", район Пенсия Фонды, "Каратуннефтебаза", "Сельхозтехника", "Россельхозцентр", ДЮСШ, үзәк китапханә, Каратун ашлык кабул итү пункты, казначылык бүлеге, халыкны социаль яклау район идарәсе, АК "Барс Банк", район мәгариф бүлеге, газ участогы, "Татфондбанк", Апас авыл җирлеге һәм тагын берничә коллектив үзләренә йөкләнгән бу бурычны 100% үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сенажсилос