Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Һәр сәбәпнең үз сәбәбе?

Бүген район көнгә уртача 72 тонна сөт савып сата. Хәзерге бәяләрдә югары сортлы бер литр сөт 13 сумнан 47 тиеннән 15 сум 27 тиенгә кадәр бәяләнә. 1 тонна 1 сортлы сөт 14350 сум тора. Шуннан чыгып, районга сөт сатудан көн саен якынча 1 млн. сум акча керүен исәпләп чыгуы бер...

Бүген район көнгә уртача 72 тонна сөт савып сата. Хәзерге бәяләрдә югары сортлы бер литр сөт 13 сумнан 47 тиеннән 15 сум 27 тиенгә кадәр бәяләнә. 1 тонна 1 сортлы сөт 14350 сум тора. Шуннан чыгып, районга сөт сатудан көн саен якынча 1 млн. сум акча керүен исәпләп чыгуы бер дә авыр түгел. "Сөт күп - акча да күп" үлчәү тәлинкәсендә кемнең өлеше нинди? Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинның фикерләрен белеп үтик.

- Узган елның шул чоры белән чагыштырганда "Табар" һәм "Алга"да, агрофирманың Йомралы берләшмәсендә көнлек уртача савылган сөт 50-300 килограммга артып бара, - ди ул. - Бер үк вакытта "Апас" берләшмәсендә былтырның шул көненә карата уртача көнлек савым тонна ярымга кимеде. Горбунов исемендәге берләшмәдә минус 900 килограмм, Әлмәндәр якларында минус 2 центнер чамасы. 2-3 ел элек кыш уртасында да бер сыердан 25әр килограмм сөт савып алулары белән гаҗәпләндергән Кормаш мега-фермасында да бүген хәл кискенләште. Биредә бүген 1320 баш сыердан көнгә уртача 17 тонна ярым сөт савыла. 2012 елның шул чоры белән чагыштырсак, бу 400 килограммга ким. "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында 195 сыердан көнлек савылган сөт 3200 литр тәшкил итә, бу былтырга караганда 650 килограммга ким.

Бүген районны артка сөйрәүчеләр аркасында көн саен хуҗалык кассаларына 50-55 мең сум акча керми кала. Бу бер айга 15 миллион сум акча югалтуга тиң. Сөт бүген һәркемнең булдыклылык индикаторы. Терлек азыгы белән районда проблемалар юк, димәк урыннарда ашату технологиясе сакланмый, таләпчәнлек һәм көндәлек, катгый таләпчәнлек җитми...

Рәсемдә: "Зөя" агрофирмасының Кабыккүпер фермасы терлекчеләре Нина Иванова, Альбина Погодина бригада җитәкчесе Нурислам Гыйззәтуллин белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт