Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Бәйрәмнәрне бәйрәм итә халкым

29 августта район халкы Республика көнен билгеләп үтте. Иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе үз эшен башлады. Авыл җирлекләре, мәктәпләр, хезмәт коллективлары, шәхси кешеләр үзләре җитештергән продукцияне, үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Универсиада темасына багышланган иҗат эшләре күргәзмәләре дә күңелләргә хуш килде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше районыбыз үзешчәннәре тарафыннан оештырылган театральләшкән...

29 августта район халкы Республика көнен билгеләп үтте. Иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе үз эшен башлады. Авыл җирлекләре, мәктәпләр, хезмәт коллективлары, шәхси кешеләр үзләре җитештергән продукцияне, үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Универсиада темасына багышланган иҗат эшләре күргәзмәләре дә күңелләргә хуш килде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше районыбыз үзешчәннәре тарафыннан оештырылган театральләшкән күренеш белән башланып китте. Әлеге тамашада тарихи мизгелләр, районыбыздагы төрле милләт вәкилләре дуслыгы, көнкүрешебез чагылыш тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов барлык халыкны район башлыгы Р.Н. Заһидуллин исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде һәм хезмәт казанышларыбыз, райондагы яңалыклар белән таныштырып китте. Биредә үк Универсиада елына багышланган "Дәресләрдән соң - мәктәп тормышы" күргәзмәсеннән "Кул эшләре һәм яшелчәләр композициясе" конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Спорт уеннары, җыр-бию, күңел ачулар, дискотека белән бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник День Респу