Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

МИН, ӘТИЕМ, КАБАТ СИҢА КИЛДЕМ...

Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен, төрле өлкәләрдә Атказанган исеме яулаган өлкәннәрне район үзәгенә җыеп зурлау, олылау матур бер традициягә әверелде. Быел да 7 май иртәсе алар өчен бәйрәм алып килде. Иртәдән үк Апас урамнары ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, бер-берсенә елмаеп сәлам бирүче өлкәннәр белән тулы...

Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен, төрле өлкәләрдә Атказанган исеме яулаган өлкәннәрне район үзәгенә җыеп зурлау, олылау матур бер традициягә әверелде.

Быел да 7 май иртәсе алар өчен бәйрәм алып килде. Иртәдән үк Апас урамнары ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, бер-берсенә елмаеп сәлам бирүче өлкәннәр белән тулы иде. Алар иң элек тантаналы шартларда Батырлар Мемориаль комплексында булып, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Батырлар Мемориаль комплексындагы исемлектән һәркем иң кадерле кешесенең исемен табып, аның рухына дога кылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык өлкәннәрне дә җылы сәламләп, аларга хәерле, озын гомерләр һәм күңелле яллар теләде. Бәйрәм тантанасы район Сабан туе мәйданында дәвам итте. Биредә өлкәннәр өчен концерт программалары, театральләшкән күренешләр, спорт уеннары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май