Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Татлы тамыр” өлгерләрне генә үз итә

Быел районда шикәр чөгендере 2700 гектарга якын мәйданда игелде. Бу басуларда бик матур уңыш үстерелде. Татарстанда иң беренчеләрдән булып август урталарында ук аның уңышын җыеп алуга керешкән "Зөя" агрофирмасы чөгендер үстерүчеләре һәм җитәкче-белгечләре фикеренчә, бу культурага 2013 елда күбрәк мәйдан бирелү отышлы булачак. Тик моның өчен чәчү әйләнешен катгый сакларга,...

Быел районда шикәр чөгендере 2700 гектарга якын мәйданда игелде. Бу басуларда бик матур уңыш үстерелде. Татарстанда иң беренчеләрдән булып август урталарында ук аның уңышын җыеп алуга керешкән "Зөя" агрофирмасы чөгендер үстерүчеләре һәм җитәкче-белгечләре фикеренчә, бу культурага 2013 елда күбрәк мәйдан бирелү отышлы булачак. Тик моның өчен чәчү әйләнешен катгый сакларга, киләсе язда кимендә 3000 гектарда чәчү планлаштырылган бу басуларда тирән көзгәчә җирне яхшылап әзерләргә кирәк булачак.

- Чөгендер көздән тирәнәйтелеп, катламны әйләндереп һәм яхшылап сукаланган йомшак туфракны яратарак төшә. Ә элгәре культура буларак, чөгендер өчен көзге арыштан да яхшырагы юк, моны күп еллык тәҗрибәбез дә ачык раслый, - диләр бу уңайдан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белән агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Быел район күләмендә кимендә 80000 тонна шикәр чөгендере уңышы җыеп алу планлаштырыла.

Рәсемдә: Кызыл Тау бүлекчәсе идарәчесе Рамил Шәрәфуллин, "РОПА" комбайнчылары Айдар Әбүбәкиров (Чирү), Алмаз Галиуллин (Әлмәндәр), Илфар Зәйнуллин (Зур Күккүз) Чәтбаш авылы янәшәсендәге басуда. Биредә эш һәммәсен алдан уйлап, төгәл итеп оештырылган. Конвейер системасы белән эшләп, 210 гектарлык бу басуның уңышы 3-4 көндә җыеп алынды һәм көнендә үк Буа шикәр заводына ташылды.

- Агрофирманың "КамАЗ" автоколоннасы бу бурычны сыйфатлы итеп үтәде. Комбайннар да кырда бик нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләделәр. Басуда "АК БАРС" холдинг компаниясенең Каратун МТК оператив һәм мобиль күчмә техник ярдәм пункты булу да эшне гаять тизләтте. Югалтуларны киметү бурычын да тиешенчә үтәдек дип саныйм, Чәтбаш авылыннан Раузаҗан Борһанова, Миләүшә Фәсхиева, Әлфинур Кадыйрова чөгендер төягеч артыннан соң күч урыннарын чистартып, җиргә коелган уңышны тиешле урынына урнаштырып тордылар, аларга аерым рәхмәтемне җиткерәм, - ди Р. Шәрәфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урожай свеклы