Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын

Халыкара гаилә һәм музейлар көне уңаеннан, район мәдәният йорты каршында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Гаилә - кеше өчен җылыныр учак, сыеныр почмак. Нык, тату гаилә мөнәсәбәтләрен, милләтләр дуслыгын чагылдырган, төрле милләт вәкилләрен, олысын-кечесен бер мәйданга җыйган гаилә бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Нәкъ шушы...

Халыкара гаилә һәм музейлар көне уңаеннан, район мәдәният йорты каршында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды.

Гаилә - кеше өчен җылыныр учак, сыеныр почмак. Нык, тату гаилә мөнәсәбәтләрен, милләтләр дуслыгын чагылдырган, төрле милләт вәкилләрен, олысын-кечесен бер мәйданга җыйган гаилә бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Нәкъ шушы көнне, 18 майда тамашачылар шаһитлыгында тагын бер яшь гаилә учагы кабынды. Ябалак егете Дилүс Йосыпов һәм Югары Биябаш авылы кызы Энҗе Хәйбуллина тантаналы шартларда никахларын теркәделәр. Бәйрәмгә яшь парларга үрнәк, өлге итеп тормыш йөген 30 елдан артык бергә тартучы, тырыш, булдыклы балалар тәрбияләп үстергән гаиләләр дә чакырылган иде. Нинди милләттән генә булмасын, татармы ул, русмы, чувашмы яисә катнаш никахта яшиләрме - тормыш иткәндә иң элек бер-береңә юл кую, хөрмәт, ихтирам, түземлелек кирәк. Апастан Рафаэль һәм Гөлнур Насыйбуллиннар, Биештән Николай һәм Антонина Самойловлар, Т. Черкененнән Николай һәм Елена Армяниновлар, Апастан Леонид һәм Венера Ромачковлар барысы да шушы фикердә. "Гаиләдә аңлашу, татулык булганда гына бәхетле балалар үсә, киләчәккә планнар билгеләнә, уңыш арты уңыш килә", - диләр алар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин да: "Районда милләтләр дуслыгы хөкем сөрә, татар, рус, чуваш бер гаилә булып, үз традицияләрен саклап, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшиләр. Алар - һәрберсе безнең горурлыгыбыз. Гаиләдәге татулык ир белән хатынның үзеннән тора", - дип изге теләкләрен җиткерде һәм район Советы, башкарма комитеты исеменнән бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барды, теләгән кеше күргәзмәләр карап хозурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день семьи народный праздник