Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Йолдыз” безгә бик кирәк

Районда "Йолдыз" газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре катнашында "Интернет заманында газета кирәкме? Район газетасына сезнең карашыгыз" дип исемләнгән матбугат конференциясе узды. Очрашу-сөйләшү район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында район хакимиятенең кече залында җанлы әңгәмә рәвешендә башланып китте. "Минем редакция коллективына рәхмәтем зур, чөнки алар һәрчак дөреслек яклы, вакыйганы реаль яктан яктырталар. Ә...

Районда "Йолдыз" газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре катнашында "Интернет заманында газета кирәкме? Район газетасына сезнең карашыгыз" дип исемләнгән матбугат конференциясе узды.

Очрашу-сөйләшү район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында район хакимиятенең кече залында җанлы әңгәмә рәвешендә башланып китте. "Минем редакция коллективына рәхмәтем зур, чөнки алар һәрчак дөреслек яклы, вакыйганы реаль яктан яктырталар. Ә авыл хәбәрчеләре редакциянең алтын фонды. Озак еллар дәвамында газета белән хезмәттәшлек итәсез. Сездә каләм бар. Языгыз, илһам чишмәгез саекмасын", - диде район башлыгы. Өлкән иҗатчылар авыл яңалыкларына, үзләрен борчыган проблемаларга тукталып киттеләр, сорауларына урында ук җаваплар да алдылар. Шигъри җанлы хәбәрчеләребез очрашу хөрмәтенә һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Район башлыгы да җавапсыз калмады, барлык конференциядә катнашучыларга да Апаста Лилия Зәйнуллина тырышлыгы белән үстерелгән ләлә чәчәкләре бүләк итте. Очрашуга шулай ук иң күп подписка җыйган хат ташучылар, "Гыйшык утында янганнар мең өлеш бәхетлерәк" бәйгесенең җиңүчеләре дә чакырулы иде. Аларга "Йолдыз" газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Район башлыгына Рәхмәт хаты тапшыруны да редакция коллективы үзенең бурычы итеп санады.

Очрашуның икенче өлеше Апас туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Биредә хәбәрчеләребез газетаның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар, видеосюжетлар карадылар. Рәмис Ногманов һәм музей коллективы тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәләрне, тарихи залларны да бик кызыксынып тамаша кылдылар алар.

Соңыннан хәбәрчеләребез редакциядә чәй табыны артына җыелдылар. Тәнкыйтьне дә, мактау сүзләрен дә, киңәшләрен дә күп яудырдылар алар. Өлкәннәр барысы да бер авыздан: "Безгә Интернет газетасы да, региональ газета да кирәми. Үзебезне белә башлаганнан бирле "Йолдыз" белән яшәдек, аның һәр санын кунак каршылагандай көтеп алдык. 81 еллык тарихы булган "Йолдыз" газетасы яңарышлар кичерә-кичерә һаман да алга атласын. Без һәр дөнья күргән язмабызны сөенеп кабул итәбез", - диделәр. Шулай ук "Иман нуры", "Йолдызчык", "Чишмә", "Ничек яшисең, авыл?" сәхифәләренең чыгып килүенә дә сөенечләрен белдерделәр һәм кочак-кочак язмаларын калдырып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдыз 81 еллык