Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Йолдызлык” яңа “йолдызларны” җыя

26-27 февральдә Апас һәм Каратун мәдәният йортларында "Йолдызлык" ("Созвездие") балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваленең районкүләм сайлап алу туры узды. Фестивальдә катнашучы яшь таланталрның саны елдан-ел арта бара. Быел бу бәйгедә 860 бала (11 балалар бакчасы, 23 мәктәп, аграр көллият) катнашты. Алар "вокал-соло", "вокаль ансамбльләр", "хореография", "конферансье" номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтеп, көч...

26-27 февральдә Апас һәм Каратун мәдәният йортларында "Йолдызлык" ("Созвездие") балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваленең районкүләм сайлап алу туры узды. Фестивальдә катнашучы яшь таланталрның саны елдан-ел арта бара. Быел бу бәйгедә 860 бала (11 балалар бакчасы, 23 мәктәп, аграр көллият) катнашты. Алар "вокал-соло", "вокаль ансамбльләр", "хореография", "конферансье" номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтеп, көч сынаштылар. Фестивальгә Урта Балтай, Каратун, Биеш, Борнаш, Йомралы мәктәпләре, Свияжский, Шыгай, Азбаба, Апасның "Кояшкай", "Салават күпере" балалар бакчалары, "Сәләт" балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе аеруча зур әзерлек белән килгәннәр иде. Урта Балтай мәктәбе биючеләренең (җит. Раилә Шәвәлиева) елдан-ел остара, шомара барулары күңелдә соклану тудырды. Жюри һәр чыгышны гадел бәяләп барды. "Йолдызларыбызның" иң-иңнәре 13 мартта район мәдәният йортында узачак Гала-концертта катнашачаклар. Җиңүчеләр исемлеге белән газетабызның киләсе саннарында таныштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Йолдызлык" "Созвездие"