Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

КӨНЕҢ ЭШЛЕ БУЛСА, ТАБЫНЫҢ СЫЙЛЫ БУЛЫР

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп игътибар терлекчелек өлкәсенә бирелә. Терлекләрне ашату, рентабльле үсешкә ирешү, нәсел эшен алга җибәрү җитди бурыч булып тора. ООО СХП "Свияга" берләшмәсенең генераль директоры Марат Хәсәнов, аның зона буенча урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Йомралы бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Моратов, Идрәз бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Салихов урыннарда еш булып терлекчеләр...

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп игътибар терлекчелек өлкәсенә бирелә. Терлекләрне ашату, рентабльле үсешкә ирешү, нәсел эшен алга җибәрү җитди бурыч булып тора. ООО СХП "Свияга" берләшмәсенең генераль директоры Марат Хәсәнов, аның зона буенча урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Йомралы бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Моратов, Идрәз бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Салихов урыннарда еш булып терлекчеләр белән очрашалар, эш барышы белән танышалар, киңәшләшәләр, максатлар билгелиләр, уңышка ирешү юлларын эзлиләр. Дүртиле авылы фермасында да алар еш булалар (рәсемдә). Чөнки бирегә ит юнәлешле "Абердин-Ангус", "Шароле" һәм элиталы "Голштин-фриз" токымлы барысы 70 баш үгез кайтарылган. Бүген хуҗалыкта 10 литрдан күбрәк һәм азрак сөт бирүче таналарны аерып, аларны каплату эшләре бара. Хәзерге вакытта 1200 баш тана ит токымлы үгезләр белән каплатыла, ел ахырына бу күрсәткеч 2,5 мең башка җитәр дип планлаштырыла.

ООО СХП "Свияга" берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсендә күрсәткечләр сөендерерлек. Узган ел биредә 3500 тонна сөт савылган, 402 сыердан 402 баш бозау алынган. "Свияга"да мөгезле эре терлекләрнең саны да узган еллар белән чагыштырганда 1800 башка артык, барлыгы 5003 баш бозау алынган. Узган ел алар бер сыерга 4315 кг. сөт савып алган булсалар, быел 4500 кг-га җиткерүне максат итеп эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма эш