Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кыш бабайлар, Кар кызлары бәйрәмне якынайтты

25 декабрьдә район үзәгендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Чыршы янына берьюлы 20 Кыш бабай белән берсеннән-берсе чибәр 20 Кар кызы да килде. Бәйрәм батырлар комплексы янында башланды. Ә төп тантана үзәк чыршы янында дәвам итте. Бәйрәмне Апас муниципаль район җитәкчесе урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында...

25 декабрьдә район үзәгендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Чыршы янына берьюлы 20 Кыш бабай белән берсеннән-берсе чибәр 20 Кар кызы да килде. Бәйрәм батырлар комплексы янында башланды. Ә төп тантана үзәк чыршы янында дәвам итте. Бәйрәмне Апас муниципаль район җитәкчесе урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында районыбызда булган үзгәрешләр, күркәм уңышлар турында сөйләде, алда торган бурычлар белән таныштырып район халкын бәйрәм белән тәбрикләде. Үзешчәннәр, барлык Кыш бабайлар һәм Кар кызлары да мәйданга килгән халыкны ял иттерделәр, матур теләкләрен ирештерделәр.

Район буенча быел барлыгы 147 чыршы бизәлгән булган. Яңа ел чыршылары бизәлешен кабул иткән комиссия нәтиҗәләрне игълан итте. Бизәлеш буенча 1 урын Апас электр челтәре чыршысына бирелде. 2 урында Каратун ашлык кабул итү пункты, 3 урында аграр көллият коллективлары бизәгән чыршылар. Кыш бабай белән Кар кызы төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алучыларны да хөрмәтләделәр. Апас, Каратун, Болгаер, Морзалар мәктәпләре коллективлары Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар кызы