Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кешеләрне сөендерү үзе бер шатлык

Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Альтаир-1" коллективы бүген үз эшләренең чын осталары булган 40тан артык хезмәткәрне берләштерә. Ә хезмәт программалары бик киеренке, җаваплылыклары зур аларның. Узган ел үзебезнең районнан тыш биш регионда-төрле өлкәләрдә төзелеш эшләре башкарган булсалар, бүгенге көндә алар көче белән Борнашта урта мәктәп, "Ветераннар программасы" буенча район үзәгендә 17 фатирлы...

Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Альтаир-1" коллективы бүген үз эшләренең чын осталары булган 40тан артык хезмәткәрне берләштерә. Ә хезмәт программалары бик киеренке, җаваплылыклары зур аларның. Узган ел үзебезнең районнан тыш биш регионда-төрле өлкәләрдә төзелеш эшләре башкарган булсалар, бүгенге көндә алар көче белән Борнашта урта мәктәп, "Ветераннар программасы" буенча район үзәгендә 17 фатирлы йорт төзелә. Апас халкын су белән тәэмин итү буенча да колачлы эш алып баралар. Һөнәри бәйрәмнәренә Апас халкына бүләк ясап, бу эшне төгәлләргә уйлыйлар. " Безнең һөнәр-җирдә иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Яңа йортлар, мәктәпләр салып, уңайлыклар тудырып сөендерү үзе бер шатлык. Чөнки алардан кешеләр дистәләрчә еллар файдаланалар бит. Тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, төзүче һөнәре һәрвакыт кирәк булачак. Шушы форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне, элеккеге СМУда эшләп чыккан ветераннарны һәм районның барлык төзүчеләрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Һәркайсына бетмәс-төкәнмәс энергия, районның төзелеш эшләрен яхшыртуда уңышлар телим",-диде Р. Миначев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство