Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кече Ватан кайдан башлана?

Түбән Барыш авылында туып-үскән отставкадагы полковник, сугыш ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар республика комитеты вәкиле Равил Хәкимов быел Зур Күккүз мәктәбе коллективы белән бер тапкыр очрашкан иде инде. Аның белән бергә шулай ук безнең якташыбыз (чыгышы белән Зур Күккүздән), отставкадагы полковник Илгиз Маматов та кайткан иде. 15 сентябрьдә алар кабат...

Түбән Барыш авылында туып-үскән отставкадагы полковник, сугыш ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар республика комитеты вәкиле Равил Хәкимов быел Зур Күккүз мәктәбе коллективы белән бер тапкыр очрашкан иде инде. Аның белән бергә шулай ук безнең якташыбыз (чыгышы белән Зур Күккүздән), отставкадагы полковник Илгиз Маматов та кайткан иде.

15 сентябрьдә алар кабат Зур Күккүз мәктәбе укучылары белән очраштылар, сугыш ветераннары, күпне күргән элеккеге хәрбиләр буларак, хатирәләре белән уртаклаштылар.

2012 ел Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы буларак билгеләп үтелә. Үсеп килүче яшьләребезне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә дә районда җитди игътибар бирелә. Бу өлкәдәге казанышларыбыз Татарстан һәм Россия күләмендә югары бәяләнә. Һәм мәктәпләрдә мондый дәрәҗәле кунакларыбызны ешрак күрү мәслихәт. Алар үзләре дә бит әнә: "Чакыруларның берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Бер үк вакытта, чакыручы якка да артык мәшәкать тудырганыбыз юк, Татарстан Хөкүмәте канаты астында эшләгәч, районнарга төрле чараларга иркенләп бару-кайту мөмкинлегебез бар. Безнең комитет җитәкчесе генерал-майор Әхәт Юлашев апаслыларны хөрмәт итә. Ул чыгышы белән үзе дә Татарстанның Тау ягыннан - аның тамырлары ут күршебез - Кама Тамагы белән бәйле", - диләр.

Бу кайтуында Р.Г. Хәкимов машинага шыплап китаплар тутырып кайткан иде:

- Бу минем шәхси китапханәмнең кечкенә генә бер өлеше һәм мин аның 250 томын мәктәп китапханәсенә бүләк итәм. Алла боерса, киләсе очрашуларга да буш кул белән кайтмаячакмын. Заманында бик тә дефицит булып, фәкать алдан язылу юлы белән тупланган, маҗаралы, хәрби темаларга багышланган бу китапларны укыгыз, балалар. Алар яхшылыкка, ватанпәрвәрлеккә өйрәтә, - диде ул зал тулы укучыларга мөрәҗәгать итеп...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: малая родина