Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сессия тантаналы шартларда тәмамланды

6 июньдә район хакимиятенең утырышлар залында район Советының 29нчы сессиясе узды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, район прокуроры, судья һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, район активы катнашты. Биредә 2012 елның 12 декабрендә кабул ителгән 111нче номерлы "2013 елга, 2014-2015нче еллар план чорына Апас муниципаль районының бюджеты турында"гы Карарга үзгәрешләр...

6 июньдә район хакимиятенең утырышлар залында район Советының 29нчы сессиясе узды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, район прокуроры, судья һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, район активы катнашты. Биредә 2012 елның 12 декабрендә кабул ителгән 111нче номерлы "2013 елга, 2014-2015нче еллар план чорына Апас муниципаль районының бюджеты турында"гы Карарга үзгәрешләр кертү, 2010 елның 26нче февралендә кабул ителгән 475нче номерлы "Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазифаларына дәгъва белдергән гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматлар тапшыру буенча положениены раслау" турындагы Карарга үзгәрешләр кертү, 2012 елның 14 апрелендә кабул ителгән 80нче номерлы "Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә муниципаль вазифаларны алыштуга дәгъва белдергән гражданнар һәм муниципаль вазифаларны алыштыручы кешеләр тарафыннан керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматлар тапшыру буенча положениене раслау" турындагы Карарга үзгәрешләр кертү турында чыгышлар ясалды һәм башка төрле мәсьәләләр каралды.

"Төп максат - Сабан туен оешкан төстә һәм күңелсезлекләрсез үткәрү. Һәр тармак вәкилләре үзенең эшенә җаваплы карарга тиеш", - диде район башлыгы.

Сессия тантаналы шартларда тәмамланды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин истәлекле юбилейларын билгеләп узган шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдиновка һәм Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәеновка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия