Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Бердәм Дәүләт имтиханы – зур сынау

Чыгарылыш класс укучыларының Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды. 27 май көнне алар рус теленнән имтихан бирделәр. Әлеге зур сынауда районыбызның 126 укучысы катнашты. Имтихан тапшыру пункты булган Апас урта мәктәбенә иртәдән үк укучылар җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, республика вәкиле Аза Худушина...

Чыгарылыш класс укучыларының Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды. 27 май көнне алар рус теленнән имтихан бирделәр. Әлеге зур сынауда районыбызның 126 укучысы катнашты.

Имтихан тапшыру пункты булган Апас урта мәктәбенә иртәдән үк укучылар җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, республика вәкиле Аза Худушина укучыларга уңышлар, җиңел сораулар эләгүен теләделәр һәм имтихан тапшыру тәртипләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерделәр. Укучылар барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәп, аудиторияләргә юнәлделәр. Алар барысы да каушап, югалып калмыйча, бар булган белемнәрен исбатларга сүз бирделәр, имтиханга ел дәвамында ныклап әзерләнүләрен, төрле түгәрәкләргә, репетиторларга йөрүләрен, дәрестән соң да, мөстәкыйль рәвештә дә белемнәрен ныгытуларын белдерделәр. "Бераз дулкынлансак, каушасак та, имтиханны укытучыларыбыз йөзенә сүз китермәслек итеп бирербез, сынатырга исәп юк", - диделәр. Апас мәктәбенең 11 "А" классын җитәкләүче Миләүшә Хәйдәрова 21 укучыны олы тормыш юлына озата. Ул да тырышлыкның нәтиҗәсен күрергә өметләнә. "Укучылар барысы да тырыш, ә тырышлыкның нәтиҗәсе булырга тиеш", - диде ул. Апастан Гүзәл Шәрәфуллинаның беренче баласы мәктәпне тәмамлый. Ул да имтиханның бөтен мәшәкатен үз йөрәге аша үткәрүен, әни буларак та, укытучы буларак та барлык укучыларга да хәер-догада торуын белдерде.

Рус теленнән имтихан 3 сәгать тә 30 минут барды. Имтихан барышын җәмәгать күзәтчеләре, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре күзәтте. Киләсе Бердәм Дәүләт имтиханы 30 майда тарих, информатика һәм биология фәннәреннән булачак.

Гүзәл Хилавиева,

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГЭ