Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Хезмәт юлы – хәрби комиссариат

Хәрби идарәнең җирле органында күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан район башлыгы Р. Н. Заһидуллин Җамалиев Рафаиль Вәгыйзь улына Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Апас егете Рафаиль абый Җамалиевка яшьлегендә хәсрәтне күп күрергә туры килә. Аңа 11 яшь чагында әнисе, аннан әтисе вафат булалар. Аны...

Хәрби идарәнең җирле органында күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан район башлыгы Р. Н. Заһидуллин Җамалиев Рафаиль Вәгыйзь улына Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Апас егете Рафаиль абый Җамалиевка яшьлегендә хәсрәтне күп күрергә туры килә. Аңа 11 яшь чагында әнисе, аннан әтисе вафат булалар. Аны Әнәле авылында яшәүче әтисенең апасы тәрбияли. Рафаиль бик тырыш, тәрбияле егет булып үсә. Армия хезмәтен Германиядә үтә ул. Яхшы хезмәт иткән өчен ялга да кайтаралар. Армиядән кайткач АТСка эшкә урнаша һәм берникадәр вакыттан соң Самарага укырга китә. 1976 елда аны район хәрби комиссариатына җаваплы башкаручы итеп эшкә чакыралар. Биредә 26 ел дәвамында эшләп прапорщик дәрәҗәсенә җитә. Бу чорда ул яшьләрне армия сафларына хәзерләү, аларны хәрби хезмәткә озату, исәпкә кую һәм хәрби комиссариатның башка күп төрле эшләре белән мәшгуль була. Аны районда бик күп яшьләр, аларның әти-әниләре хәтерли әле. Ул һәрчак хезмәтен төгәл, намус белән башкара. Хөкүмәтебезнең биш медале, бик күп Рәхмәт хатлары моңа мисал булып тора. Хәрби пенсиягә чыккач та тынгысыз йөрәкле Рафаиль абый өйдә кул кушырып утырмый. Дәвеш мәктәбендә фикультура һәм хәрби дәресләр укыта. Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә зур хезмәт башкара. Ун елдан артык Апас ветераннар Советының әгъзасы булып тора.

Рафаиль абый тормыш иптәше Равия апа белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Равилә шәфкать туташы, уллары Рамил әтисе юлыннан киткән - майор. "Рафаиль Апас ветераннар Советының әгъзасы, "Тынгысызлар" ансамбле активы, гадилеге, гаделлеге өчен без аны хөрмәт итәбез", - дип язган иде аның турында Апас ветераннар Советы рәисе Р. Латыйпов та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссариат