Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Мегафермага нигез салына

Иске Әнәле белән Дүртиле авылы арасындагы кырда 10 май көнне 1200 баш сыерга исәпләнгән мегаферма төзү эшенә керештеләр. Төзү эшләрен Ижевск шәһәренең ООО "Сельстрой" оешмасы башкара. "Мондый күләмле, заманча төзелештә 80 кеше эшләячәк, аны көзгә тәмамлап, ноябрь аенда терлекләрне торакка кертәчәкбез. Безнең төп материал бетон булачак, аңардан нигезләр, силос траншеялары,...

Иске Әнәле белән Дүртиле авылы арасындагы кырда 10 май көнне 1200 баш сыерга исәпләнгән мегаферма төзү эшенә керештеләр. Төзү эшләрен Ижевск шәһәренең ООО "Сельстрой" оешмасы башкара. "Мондый күләмле, заманча төзелештә 80 кеше эшләячәк, аны көзгә тәмамлап, ноябрь аенда терлекләрне торакка кертәчәкбез. Безнең төп материал бетон булачак, аңардан нигезләр, силос траншеялары, су базлары һ. б.лар эшләнәчәк. Бу максатлардан тиздән бирегә бетон ясау заводы да урнаштырылачак", - диде оешманың төзелеш эшләре директоры С. Н. Кравченко. Район башлыгы Р. Н. Заһидуллин тиздән бирегә асфальт юл салыначагын әйтте.

Эш барышы белән танышу максатыннан объектка ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н. Н. Хаҗипов һәм республиканың ветеринария идарәсе начальнигы Б. В. Камалов та килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство мегаферма