Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

49 нчы эстафета

15 майда «Йолдыз» район газетасы Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы 49нчы йөгерү эстафетасы уздырдык. Үзәк стадионда үткән ярышта районның 9 еллык мәктәпләреннән 4әр кешелек 20, 11 еллык мәктәпләренән 11 команда катнашты. Быелгы эстафетаның төп шигаре итеп "Казан Универсиадасына бездән лаеклы өлеш" чакыруы сайланды. 4 этаплы дистанциянең гомуми озынлыгы...

15 майда «Йолдыз» район газетасы Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы 49нчы йөгерү эстафетасы уздырдык. Үзәк стадионда үткән ярышта районның 9 еллык мәктәпләреннән 4әр кешелек 20, 11 еллык мәктәпләренән 11 команда катнашты. Быелгы эстафетаның төп шигаре итеп "Казан Универсиадасына бездән лаеклы өлеш" чакыруы сайланды. 4 этаплы дистанциянең гомуми озынлыгы 1,8 километр тәшкил итә. Безне зурлап һәм хөрмәт итеп, эстафета ярышларын тамаша кылып, яшь җиңел атлетларга көч-куәт биреп, матур теләкләрен җиткергән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллинаның: "Без үзебез дә шушы эстафеталарда катнашып үскән буын вәкилләре", - диюләре балалар һәм безнең күңелләргә сары май булып ятты. Бәйгебездә бу юлы Зур Күккүз мәктәбенең ике командасы йөгерешчеләре безнең Кубокларның икесен дә үзләре белән алып киттеләр. 9 еллык мәктәп командалары арасында икенче-өченче урыннарны Апас белән Табар Черкене, 11 еллыклар арасында Чирмешән мәктәбе һәм аграр көллият командалары яулады. Аларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде. Эстафетабызны матур итеп уздыруны тәэмин иткән (28 нче тапкыр!) баш хөкемдар, Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтовка аерым рәхмәтебезне әйттек һәм махсус бүләгебезне тапшырдык. 50нче - юбилей бәйгебездә дә аның оештыру сәләтен югары бәяләп, ярдәменә исәп тотабыз.

Бу көнне Апаска Казан Универсиадасы дирекциясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә килгән иде. Алар район мәктәпләрендә колачлы итеп үткәрелгән "Универсиада дәресләрендә" катнашты. Апас мәктәбенә эш визиты белән килгән якташыбыз, Татарстан Мәгариф министрлыгы вәкиле Гүзәл Сабирова газетабыз эстафетасыннан соң, 1-11 сыйныфларда укучы 560 бала катнашкан гомуммәктәп спорт бәйрәме белән дә кәнагәть калуын яшермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета Йолдыз 49 эстафета