Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Яз тургаен көткән арада

Район хуҗалыкларында 1 апрельгә барлыгы 22 данә чәчүлек орлык агулау, инкрустация үткәрү агрегаты бар. Төрле маркалы 30 сиптергеч исәпләнә. Бу көннәрдә районда махсус оештырылган комиссия урыннарга чыгып, аларның быелгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүгә кереште. "Россельхозцентр"ның райондагы бүлеге җитәкчесе Илдус Мөлеков "ПС-10", "ПСШ-5" һәм "Мобитокс" инкрустцияләү агрегатларының 19ы халәте һәм әзерлеге...

Район хуҗалыкларында 1 апрельгә барлыгы 22 данә чәчүлек орлык агулау, инкрустация үткәрү агрегаты бар. Төрле маркалы 30 сиптергеч исәпләнә. Бу көннәрдә районда махсус оештырылган комиссия урыннарга чыгып, аларның быелгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүгә кереште. "Россельхозцентр"ның райондагы бүлеге җитәкчесе Илдус Мөлеков "ПС-10", "ПСШ-5" һәм "Мобитокс" инкрустцияләү агрегатларының 19ы халәте һәм әзерлеге бик югары дип белдерде.

"Алга" хуҗалыгында быел язгы кыр эшләренә 4 дым каплау һәм 4 чәчү агрегаты чыгачак. Хуҗалыкның ындыр табагында чәчүлек орлык әзерләү эшләрен дә тиз тотарга ниятлиләр

- Быелгы язгы кыр эшләрендә техника сынатмасын өчен һәр агрегатны тәфсилләп ремонтладык һәм көйләдек. Тимерчелектә 125 данә тырманы да сүтеп һәм үткенләп яңабаштан җыйдык, - ди слесарь-көйләүче Расыйм Ибәтуллин. - Ашлама сиптергеч белән чәчүлек орлык әзерләү агрегатлары да хуҗалыгыбызда эш сезоны башлангач нәтиҗәле кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: весна–2012 подготовка техники к севу