Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Яңача эшләүче бүген үк ота

Узган атна ахырында Татарстан Баш ветеринария лабораториясе җитәкчесе Финсур Әхмәтов "Зөя" агрофирмасының Йомралы мәдәният йортында пленар утырыш рәвешендә һәм Дүртиле бүлекчәсенең ачык терлекчелек комплексында үткәрелгән гамәли семинар - киңәшмәдә катнашты. Казан кунагы районда сөт, ит җитештерү проблемаларына аерым тукталды: - Безнең лаборатория анализлары Апаста әзерләнгән барлык төр терлек азыгының да...

Узган атна ахырында Татарстан Баш ветеринария лабораториясе җитәкчесе Финсур Әхмәтов "Зөя" агрофирмасының Йомралы мәдәният йортында пленар утырыш рәвешендә һәм Дүртиле бүлекчәсенең ачык терлекчелек комплексында үткәрелгән гамәли семинар - киңәшмәдә катнашты.

Казан кунагы районда сөт, ит җитештерү проблемаларына аерым тукталды:

- Безнең лаборатория анализлары Апаста әзерләнгән барлык төр терлек азыгының да җитәрлек, иң мөһиме - сыйфатлы булуын раслады. Сенаж-силос базын ачкач һәм печән-саламны терлек алдына салганда азыкны яңабаштан тикшертү алымыгыз бик дөрес. Базларны өлешләп кенә файдалану, төп массага кислород үтеп, аның бозылмавына ирешергә кирәк. Буаз һәм ташлатылган сыер-таналарны ачык һавада даими йөртү, тәрбияләү, җылы суны алларыннан өзмәү нәтиҗәле булачак. Рационны баланслауга, нәселне яңартуга игътибарлы белгечнең эше генә алга бара. Бу үтәлсә - сөт тә, сау-сәламәт бозаулар да булачак, - диде ул үз чыгышында.

Дүртиле бүлекчәсендә бүген 1200 баш тана ел әйләнәсе ачык һавада, терлек авырлыгы буенча бүленгән аерым 6 мәйданчыкта өлгерә. Шушы көтүне нибары 4-5 терлекче, механизатор тәрбияли. Багышта һәм Кабыккүпердә ит юнәлешле терлекләрнең аерым көтүләре тупланды. "Шароле" һәм "Ангуст" токымлы нәсел үгезләреннән туган бозауларны тәрбияләү алымнары белән республиканың башка районнары белгечләрен дә таныштыру, аны Татарстан күләмендә киң җәелдерү максатка ярашлы булачак дип ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар совещание