100 яшьлек Хәйретдин бабай “Йолдыз”га язылды
2024 нче елның икенче яртыеллыгы буенча бүләкләр уйнаткан идек. Бүләкләрнең берсе Үтәмеш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин бабай Сәлаховка булды.
(4 нче октябрь, “Апастово-информ”).
“Йолдыз” (“Звезда”) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева Хәйретдин Сәлаховка бүләген тапшырды һәм изге теләкләрен ирештерде. Хәйретдин бабай яңа 2025 нче елның I яртыеллыгына беренчеләрдән булып язылып куйды.
– Өйгә гәҗит килгән көн бәйрәм кебек. Беренче үзем укыйм, аннары балаларга бирәм. Иң беренче “Комбайн”, аннары “Бригадир” исемле булып чыкканын да хәтерлим. Хәзер дә район газетасын көтеп алып, һәр язманы укып барам. Язгы чәчү, урып-җыю чорында басудагы эшләр турында укырга яратам. Мин Болын-Балыкчы мәктәбендә укыган вакытта шигырьләр язып җибәрә идем. Газетада басылгач күңел үсә, тагын яңаларын язасы килә башлый иде. Шушы катлаулы хезмәтегездә уңышлар телим, укучыларыгыз күп булсын!- дип теләкләрен ирештерде районыбызның хөрмәтле йөзяшәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев