Апаста “Каз өмә”ләре башланып китте
Тәүгелде авылында Әлфия Хади хуҗалыгында “Каз өмә”се узды.
(6 нчы октябрь, “Апастово-информ”).
Әлфия апа үзе Казан шәһәрендә яшәсә дә туган авылы белән элемтәне өзми. Авылдашлары белән бергәләп, күмәкләшеп барлык эшләрне дә башкаралар. Гомумән, Тәүгелде авылы халкы бердәм халык.
“Авылыбыз матур табигате, күркәм кешеләре белән матур. Һәрбер эшне күмәкләшеп башкаралар. Бәрәңгене дә шулай җыелышып алып бетерделәр. Инде менә каз йолку эшенә дә яше-карты бергәләп җыелдылар. Рәхмәттән башка сүз юк аларга”, - диде авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.
Әлфия Хади хуҗалыгында 30 каз йолкыдылар. Барлык йолаларга туры китереп эшләделәр. Абый-апалар һәрбер эшне бүлеп алып бик тиз һәм оста башкардылар. Шунда ук “Каз боткасы” пешереп авыз иттеләр. Әлеге тирәлекнең мәдәният хезмәткәрләре чын бәйрәм рухы өстәделәр. Соңыннан бәйрәм авыл клубында дәвам итте.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев барлык халыкны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев