Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апастан киткән гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск халкына барып иреште

“Рубежное һәм Лисичанск халкы өчен тупланган гуманитар ярдәмне тапшырдык. Төзелеш материаллары, көнкүреш товарлары, ризык-төлек - әлеге ярдәм халык өчен аеруча кирәк. «Без Татарстанга, Апас районы халкына бик рәхмәтле», - дип озатып калдылар безнең делегацияне. Алга таба да ярдәмнән ташламабыз”, - дип яза район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең рәсми аккаунтында.

(17 апрель, «Апастово-информ»)


Махсус хәрби операция башланганнан бирле, районыбыз бердәмлек үрнәге булып яши һәм ярдәм чараларында зур өлешен кертә. Район башлыгы Айрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, Апастан киткән гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск халкына барып ирешкән. Җитәкчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән дә күрешеп, иминлек сагында иң кирәкле техник җиһазларны тапшырганнар.

Район башлыгы Айрат Җиһаншинга һәм аның урынбасары Ленар Хантимировка Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале тапшырылды. Якташыбыз, дивизия командиры каршындагы хәрби киңәшче Зөлфәт Нигъмәтҗанов белән очрашу барышында сугышчыларга ярдәм итүнең алга таба барышы турында да фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев