Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Морзалар мәктәбенең яшь юл сакчылары “Бала – төп пассажир” акциясенә кушылды

Яшь юл сакчыларының «Светофор» отряды районның юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы Әнис Гобәйдуллин белән берлектә «Бала - төп пассажир» профилактик акциясен үткәрделәр.

(25 март, “Апастово-информ”).



Чараның төп максаты - пассажир балаларның иминлеге проблемасына ата-аналарның игътибарын җәлеп итү.
Яшь юл сакчылары "Бала-төп пассажир" буклетын ясаганнар һәм аны ата-аналарга тараттылар. Аны балаларны махсус утыргычларда йөртү һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеген искәртеп тапшырганнар.
Яшь юл сакчылары өлкән абыйлары белән әңгәмә корды. Язгы каникуллар алдыннан алар өлкән абыйларының киңәшләрен тыңлады. Юл иминлеге кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев