Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Районның балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе Рания Сибгатуллина - республика бәйгесе җиңүчесе

Апаста “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең районара этабы узды.

 

(22 март, “Апастово-информ”).



Бәйгедә 8 районнан килгән җәмәгать тәрбиячеләр катнашты. Апас районын эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина тәкъдим итеп, бәйгедә җиңү яулады.
Рания Сибгатуллина балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе булып 10 ел дәвамында эшли. Аның республикакүләм бәйгедә дә беренче генә җиңүе түгел. 2016нче елда беренче урынны яулаган. Хезмәт урынында да ул зур уңышларга ирешә. Гаиләсендә дә уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни Рания. Моннан тыш чит язмышларга да битараф калмыйча, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм кулы сузарга, күңел җылысын өләшергә вакыт таба.
“Хезмәтем авыр тормыш хәлендә калган балалар белән бәйле булганлыктан, мин аларның язмышына битараф кала алмыйм. Тормышта туры юл табуларын, чын кеше булып үсүләрен телим. Шуңа күрә җәмәгать тәрбиячесе эшен дә бик яратып башкарам. Балаларның күңеленә үтеп керергә, хәлен аңларга тырышам. Аларның якын дустына, сердәшчесенә әвереләм. Кайвакыт әни назын да өләшәм”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев