Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

“Бәхет хаты” килдеме?!

Районыбызда тимер юлларда махсус җиһазланган алты кичү урыны бар.

Быел шуларның Колчык авылы янәшәсендәге тимер юл кичүендә сөт ташу машинасы шоферы юл йөрү кагыйдәләрен бозып, шәһәр яны пассажир поезды белән бәрелеште, бәхеткә, имгәнүчеләр, һәлак булучылар юк. ОАО "РЖД", Татарстанның ЮХИДИ баш инспекциясе җитәкчелеге аңлатуынча, тиздән кичүләргә куелачак видеотеркәү аппаратурасы бөтен мәгълүматларны өзлексез республика административ хокук бозулар бүлеге мониторына электрон-кәрәзле элемтә ысулы белән тапшырып барачак. Гади генә әйткәндә, ЮХИДИның "Бәхет хатларын" алмас өчен, тимер юл кичүенә кергәндә һәм үткәндә "Стоп" юл тамгасы каршында туктап алырга онытмагыз! Кагыйдәләрне бозасыз икән, штрафы һәм тиешле җәзасы озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев