Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Иң заманча техника белән

Апас районара юллар идарәсенең машина-трактор паркы җиһазланышы Татарстан күләмендә иң заманча санала. Бүген юл төзүчеләребез карамагында 100дән артык төрле махсус техника, агрегатлар бар. Шулар арасында зур йөк күтәрешле (30 тоннага кадәр) 12 "Вольво" машинасы, 3 "КамАЗ" автомашинасы бер рейста юлларга 500 тоннадан артык йөк алып чыгарга сәләтле. Дүрт иң заманча...

Апас районара юллар идарәсенең машина-трактор паркы җиһазланышы Татарстан күләмендә иң заманча санала. Бүген юл төзүчеләребез карамагында 100дән артык төрле махсус техника, агрегатлар бар. Шулар арасында зур йөк күтәрешле (30 тоннага кадәр) 12 "Вольво" машинасы, 3 "КамАЗ" автомашинасы бер рейста юлларга 500 тоннадан артык йөк алып чыгарга сәләтле. Дүрт иң заманча грейдер, унлап каток, ярты дистәдән артык экскаватор, "Амкадор" төягечләре, 5 асфальт салу, габарит булмаган йөкләр ташу (рәсемдә "Манн" автотралы шоферы Әмир Латыйпов) мобиль комплекслары, иске асфальт катламын кырып алу, тигезләү, юл кырыйларын төзекләндерү, үлән чабу һ.б. эшләрне башкару өчен алыштыргысыз уннан артык агрегат, махсус техника белән тәҗрибәле, махсус әзерлекле механизаторлар идарә итә.

Юл төзүчеләребез өчен ерак объектларга үзвакытында барып җитү хәзер берни түгел, 6 вахта һәм мини-автобусларда йөртәләр аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дорожное строительство