Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Иң матур исемне кем таба?!

2013 елның җәендә Казанда Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналары, «Футбол-2018" дөнья чемпионаты уеннары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем табу конкурсы игълан ителде. Беренче этапта - 24 гыйнварга кадәр һәр кеше үзе теләгән исемне "конкурска" дип билгеләп, pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша юллый ала. Икенче этап 25 гыйнвардан 31 гыйнварга...

2013 елның җәендә Казанда Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналары, «Футбол-2018" дөнья чемпионаты уеннары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем табу конкурсы игълан ителде.

Беренче этапта - 24 гыйнварга кадәр һәр кеше үзе теләгән исемне "конкурска" дип билгеләп, pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша юллый ала.

Икенче этап 25 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр дәвам итә. Ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында беренче тур нәтиҗәләре буенча ачыктан-ачык тавыш бирү юлы белән уздырыла. Биредә һәркем тәкъдим ителгән вариантларның берсенә тавыш бирә ала.

Конкурс тәмамлану белән аның нәтиҗәләре Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, шулай ук "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтларында хәбәр ителәчәк. Җиңүче кыйммәтле приз белән бүләкләнә.

Конкурс Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013