Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

«Сөйкемле Шүрәле” – Казан Универсиадасы кунагы

Татарстанда шул исемдәге кул эшләнмәләре иҗади конкурсы дәвам итә. Ул шулай ук мәшһүр Тукаебез язган бу поэманың 105 еллыгына да багышланган. - Күн, агач, тимер, тукыма, кәгазь һәм башка гадәти әйберләрдән татар халкының матур бер риваяте, әкиятләр герое Шүрәле сыны, курчакларны район үзәк китапханәсенә тапшыручылар бик күп инде, - ди...

Татарстанда шул исемдәге кул эшләнмәләре иҗади конкурсы дәвам итә. Ул шулай ук мәшһүр Тукаебез язган бу поэманың 105 еллыгына да багышланган.

- Күн, агач, тимер, тукыма, кәгазь һәм башка гадәти әйберләрдән татар халкының матур бер риваяте, әкиятләр герое Шүрәле сыны, курчакларны район үзәк китапханәсенә тапшыручылар бик күп инде, - ди методист Роза Хуҗиева. - Кече Болгаер мәктәбе укучысы Лилия Гайфуллина, Илмир һәм Илүзә Җәләлиева (З. Күккүз), Айдар Сәмигуллин (Шыгай), Снежана Листратова (Т. Черкене), Инзилә Галәтдинова (Чирмешән), Чулпан Салаватуллина (Кызыл Тау) үз иҗат җимешләрен район сайлап алу турына беренчеләрдән булып китерделәр. Кул эшләрен кабул итү дәвам итә, конкурс шартлары буенча бу сын-рәсем, аппликация, чигүле һәм үрмә эшләр, курчаклар 10 апрельдә Казанга, республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк. Шартлар буенча, алар Универсиада көннәрендә күргәзмәләргә куелачак, кунакларга бүләк-сувенир рәвешендә дә кулланылу мөмкин. "Районыбызда сәләтлеләр бик күп, бу конкурста һәркем катнашырга һәм дөньякүләм танылырга хокуклы", - ди Роза Хуҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шурале