Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

СЫЕР САВУЧЫЛАРГА ТҮЛӘҮ ТӘРТИБЕ НИЧЕК ИКӘН?

Райондагы иң зур ООО СХП "Свияга" берләш­мәсендә сыер савучыларга түләү тәртибе ничек икән? Сорауга агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин җавап бирә: - Бездә һәр елны агрофирманың эшчәнлегенә бизнес-план төзелә. Бу планда шушы ел өчен һәрбер төр продукция алу (җитештерү) буенча планнар куела. Саннарга кү­чик. 2012 елда планга салынган күрсәткеч буенча...

Райондагы иң зур ООО СХП "Свияга" берләш­мәсендә сыер савучыларга түләү тәртибе ничек икән?

Сорауга агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин җавап бирә:

- Бездә һәр елны агрофирманың эшчәнлегенә бизнес-план төзелә. Бу планда шушы ел өчен һәрбер төр продукция алу (җитештерү) буенча планнар куела. Саннарга кү­чик. 2012 елда планга салынган күрсәткеч буенча бездә бер сыерга 4200 литр сөт саву каралган. Хезмәткә түләү бәяләре планлаштырылганда минималь тү­ләү 4611 сум исәбеннән чыгып төзелә. Агрофирмада савымчыларга хезмәт хакы эш шартына карап дүрт төрле түләү белән каралган. Мәсәлән: беренче вари­ант­та - сыерны аппарат ярдәмендә чи­ләккә саву; икенче вариантта - фермага "Де-ловаль" системасы кертелгән, ә азык кул белән таратыла; өченче вариантта - фермага "Де-ловаль" системасы кертелгән, ә азык тарату механикалаштырылган; дүр­тенче вариантта - түбән савымлы сыерлардан ит токымлы бозаулар алу. Һәрбер вариантта савымчыга 1 центнер сөткә түләү төрлечә, чөнки һәр группада эш төренә карап терлек саны аерым беркетелә. Мисалга беренче вариантны алыйк. Бүгенге көндә группадагы бер сыерга уртача савым 12 литр булганда, 1 центнер сөткә түләү бәясе - 116 сум. Шулай ук без савымчыга осталык (классность) өчен дә өстәмә түлибез. Ул 10-20% күлә­мендә. Шулай ук:

- үз группасындагы сыерлардан бозау алган өчен, һәрбер туган бозауга 618 сум;

- сыер юган өчен, бер баш сыерга бер айга 40 сум;

- бозаулар алдыннан савылмый торган сыерларга (сухостойный) бер башка бер айга 130 сум;

- үз группаларындагы таналарны саварга өйрәт­кән өчен савымчыга бер башка бер тапкыр 140 сум;

- бәйрәм көннәре өчен хезмәт хакы икеләтә кү­ләмдә языла. Шулай итеп, беренче варианттагы савымчы 1 сыерга уртача 12 литр сөт сауганда, бөтен өстәмәләрен кертеп 16400 сум күлә­мендә айлык хез­мәт хакы ала. Ә якын киләчәктә барлык фермаларда да эш төре өченче вариантта оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оплата труда доярок тњлђњ тђрти