Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

ӨЛКӘННӘРНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ – ЯШЬ БУЫННЫҢ БУРЫЧЫ

Апас урта мәктәбе укучылары 24-29 сентябрь көннәрендә "Шәфкатьлелек атналыгы" үткәрделәр. Шушы вакыт эчендә алар күп кенә изгелекләр кылдылар. "Чиста тәрәзә", "Чиста йорт" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче ветераннар янында булып, аларның йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Бакчаларында, йорт тирәләрендә һәм өй эчләрендә җыештыру, чистарту, тәртипкә китерү эшләрен башкардылар һәм меңләгән рәхмәт сүзләре...

Апас урта мәктәбе укучылары 24-29 сентябрь көннәрендә "Шәфкатьлелек атналыгы" үткәрделәр. Шушы вакыт эчендә алар күп кенә изгелекләр кылдылар. "Чиста тәрәзә", "Чиста йорт" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче ветераннар янында булып, аларның йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Бакчаларында, йорт тирәләрендә һәм өй эчләрендә җыештыру, чистарту, тәртипкә китерү эшләрен башкардылар һәм меңләгән рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Яшь буын өчен тәҗрибә чыганагы булган хезмәт ветераннары үзләре дә мәктәпкә укучылар белән очрашуга килделәр. Алар класс сәгатьләрендә булып, хезмәт һәм тормыш юллары турында сөйләделәр, күп кенә киңәшләрен бирделәр. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, иң беренчеләрдән булып Апас урта мәктәбе коллективы лаеклы ялда булган укытучыларын бәйрәмгә чакырды. Традиция буенча, бу көнне аларга икеләтә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтелде. Өлкәннәр тантаналы чарада катнаштылар, укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, яшьлек елларын искә алдылар. Соңыннан, сөй­ләшүләр чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада пожилых ветераны в школе встреча с ветераном