Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр саулыгын кайгыртып

25 январь көнне Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгенә районыбызның 44 өлкән кешесе һәм шулай ук тын юллары авыруы белән интегүчеләр сәламәтлекләрен ныгытырга килде. Район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин тәкъдиме белән, табиб күзәтүе астында өлкәннәр җиде көн дәвамында биредә төрле дәвалау чаралары (тоз шахтасы, ингаляция, массаж, "биаптрон" һ.б.) алачаклар. Өлкәннәрне авыллардан...

25 январь көнне Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгенә районыбызның 44 өлкән кешесе һәм шулай ук тын юллары авыруы белән интегүчеләр сәламәтлекләрен ныгытырга килде. Район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин тәкъдиме белән, табиб күзәтүе астында өлкәннәр җиде көн дәвамында биредә төрле дәвалау чаралары (тоз шахтасы, ингаляция, массаж, "биаптрон" һ.б.) алачаклар. Өлкәннәрне авыллардан автобуслар алып килә, илтеп куя. Җылы, йомшак автобусларда Айрат Мингалиев белән Рамил Садыйков бик җайлы итеп йөртәләр аларны. Беренче көннән үк әби-бабайлар биредәге тәртип, чисталыктан, хезмәт күрсәтүдән, тәмле аш-судан канәгать булып, рәхмәтләрен белдерделәр. Килүчеләрнең күбесе әлегә кадәр мондый ял итү урыннарында бер тапкыр да булмаганнар икән. "75 яшькә җиткәч шушы рәхәтлекне күрдем", - ди Кече Күккүз авылыннан килгән, гомер буе колхозда эшләгән Рауза апа Хөсәенова. Әҗем авылыннан Кәбир абый Гарипов та җитәкчеләргә рәхмәтле. "Өлкәннәребез өчен барлык шартларны да булдырырга тырыштык, алар рәхмәте безнең хезмәткә зур бәя", - диде Үзәк директоры Х. Х. Булатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев