Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

КИЧ УТЫРДЫК – КҮҢЕЛ АЧТЫК

Кызыл Тау авылында Ришат һәм Рушания Ильясовлар гаиләсендә җырлы-биюле, уен-көлкеле кич утыру кичәсе узды. Бу кичәгә китапханәдә оешкан "Хуҗабикә" клубы әгъзалары, китапханә, клуб хезмәткәрләре катнашты. Кич дәвамында борынгы йолаларны искә алдык, каурый сыдырып, май канатлары ясадык. Эш барышында төрле кызыклы мәзәкләр, хәлләр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Ришат Сафин матур җырлары, Рафил...

Кызыл Тау авылында Ришат һәм Рушания Ильясовлар гаиләсендә җырлы-биюле, уен-көлкеле кич утыру кичәсе узды. Бу кичәгә китапханәдә оешкан "Хуҗабикә" клубы әгъзалары, китапханә, клуб хезмәткәрләре катнашты.

Кич дәвамында борынгы йолаларны искә алдык, каурый сыдырып, май канатлары ясадык. Эш барышында төрле кызыклы мәзәкләр, хәлләр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Ришат Сафин матур җырлары, Рафил Шиһапов моңлы гармун уйнавы белән кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Эшләрне тәмамлагач мул табын артында чәй эчтек. Өйләргә таралганда сыдырылган каурыйларны киләсе елга казлар ишле булсын өчен су юлына сиптек. Максатыбыз - бу традицияне югалтмаска, ел саен дәвам итәргә.

Нурия Гаффарова, Кызыл Тау китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолалар кич утыру