Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

КЫҢГЫРАУЛЫ МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ СЕЗНЕ КӨТӘ

Гомер юлы иртән искән җил кебек: әле генә мәктәп бусагасын таптаган идек, инде менә ерак җирләрне якынайтып кайтучы сабакташлар, авылдашлар очрашып балачак хатирәләрен яңарта. Искиткеч олы, бай тарихлы Кабык Күпер мәктәбе 20 йөз башында, төгәлрәге 1913 елда төзелә башлый һәм 1915 елда тулы көченә хезмәт итүгә керешә. 1938 елда җидееллыкка...

Гомер юлы иртән искән җил кебек: әле генә мәктәп бусагасын таптаган идек, инде менә ерак җирләрне якынайтып кайтучы сабакташлар, авылдашлар очрашып балачак хатирәләрен яңарта.

Искиткеч олы, бай тарихлы Кабык Күпер мәктәбе 20 йөз башында, төгәлрәге 1913 елда төзелә башлый һәм 1915 елда тулы көченә хезмәт итүгә керешә. 1938 елда җидееллыкка әверелә. Күп еллар монда Шыгай, Үтәмеш, Рус Ындырчысы, Себерче, Җидекизләү авылы балалары да килеп белем алганнар. Һәм хәзерге көндә дә мәктәп балаларга һәр көн ишеген ача.

Без, укучылар һәм укытучылар, мәктәпкә 100 ел булу уңаенннан, 16 февральдә 9.00 сәгатьтә бу белем йортын тәмамлаган укучыларны һәм төрле еллар дәвамында белем орлыклары чәчкән укытучыларны очрашуга көтеп калабыз.

Мөршидә Шәрәфуллина, мәктәп директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу