Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Хезмәт турындагы закончалыкта яңалык

- 2012 елның 12 ноябреннән Федераль закон белән РФ Хезмәт кодексының 261 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә күп балалы, гаиләдә кечкенә балалары булган әтиләрне - гаиләдәге бердәнбер туендыручыны эшеннән азат итү тыела. Ягъни, эш бирүче инициативасы белән ата-ананы (баланың законлы вәкилләрен) - 18 яшькә кадәрге инвалид баланың бердәнбер туендыручысы булган...

- 2012 елның 12 ноябреннән Федераль закон белән РФ Хезмәт кодексының 261 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә күп балалы, гаиләдә кечкенә балалары булган әтиләрне - гаиләдәге бердәнбер туендыручыны эшеннән азат итү тыела. Ягъни, эш бирүче инициативасы белән ата-ананы (баланың законлы вәкилләрен) - 18 яшькә кадәрге инвалид баланың бердәнбер туендыручысы булган яки гаиләдә 3 яшькә кадәрге, 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнсә. Шарты - ата-ананың берсе эшләмәсә. Әгәр оешма үзенең эшчәнлеген туктатса яки хезмәткәрнең гаебе булса - бу очракта тыю каралмаган. Әлегә кадәр закон нигезендә эш бирүченең 3 яшькә кадәрге балалары булган әниләрне үз белдеклеге белән эштән азат итәргә хокукы юк иде, - дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Ф. Ф. Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмэт закон