Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

ГЫЙБРӘТ АЛЫРЛЫК ТА

Янгелдедә яшәүче Сатмыш авылы мулласы, имам Рәшит ага Мифтахов үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. хатыны Галимә белән ул бүген үз хуҗалыгында 2 сыер, 1 тана, 3 сугым үгезе асрый. Әле шуңа өстәп, аның умарталыгында дис­тә­ләгән бал корты гаиләсе гөжли. - Мин 2002 елга кадәр колхозда учетчы, авылда кибетче булып эшләдем,...

Янгелдедә яшәүче Сатмыш авылы мулласы, имам Рәшит ага Мифтахов үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. хатыны Галимә белән ул бүген үз хуҗалыгында 2 сыер, 1 тана, 3 сугым үгезе асрый. Әле шуңа өстәп, аның умарталыгында дис­тә­ләгән бал корты гаиләсе гөжли.

- Мин 2002 елга кадәр колхозда учетчы, авылда кибетче булып эшләдем, - ди көр күңелле, ачык йөзле гаилә башлыгы. Карчыгым колхозыбызның бик мактаулы терлекчесе булып фермада эшләде, чөгендер үстерде. Шөкер, ике кыз, бер ир бала тапты, аларны бик тәртипле һәм әдәпле, иманлы итеп тәрбияләп үстердек, олы тормышка әзерләп озаттык. Безнең куанычыбызга, 7 оныгыбыз бар бүген. Умартчылык минем өчен әби-бабайдан калган һө­нәр инде ул. Карчыгымның әтисе Габделхәй, мин башлы-күзле булгач та: "Менә сиңа бирнә, кабул итә күр", - дип кортлары белән берничә оя биргән иде, шуннан башлап, хә­зер инде 35 башка җиткердем. күпләп терлек асравыбыз да яшьләргә гыйбрәт булсын дигән уйдан чыгып башланган әйбер. Мин үзем варратоз дигән чирне "БИПИН" дигән сыек препарат бе­лән җиңәм. Черү авыруына каршы иртә яздан ояга яшь сарымсак кыяклары, көзгә таба изелгән сарымсак куям, кышка да шунда калдырам. Апасыбызда табигый болынлыклар җәйрәп ята. Ә менә урманнар бик тыгызланды. Урман чәчәкләре балы иң тәмле һәм бик файдалы дип өйрәттеләр безне бабайлар. Яшьләргә әйтер сүзем шул, иренмәгез, умарта кортлары тотсагыз тормышыгыз бөтен һәм җитеш булыр, - дип фикерләре белән уртаклашты Рәшит ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пчеловодство