Җәмгыять һәм без

Яңача эшләүнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш

Багыш фермасында бүген яңа туган ит токымлы бозаулар әниләре белән бергә тәрбияләнә. Суны да җылытып кына эчерәләр. Ишегалларына кертелгән салам-печәнне дә яратып ашыйлар. Алларына салынган башка азыклар да сыйфатлы һәм даими төрләндерелә, ылыстан да өзмиләр аларны. Терлекчеләр Илгизәр Гыйльманов, Ольга Краснова (рәсемдә) терлекләрне салкын метод кулланып һәм бәйдә тотмыйча тәрбияләүнең...

Багыш фермасында бүген яңа туган ит токымлы бозаулар әниләре белән бергә тәрбияләнә. Суны да җылытып кына эчерәләр. Ишегалларына кертелгән салам-печәнне дә яратып ашыйлар. Алларына салынган башка азыклар да сыйфатлы һәм даими төрләндерелә, ылыстан да өзмиләр аларны. Терлекчеләр Илгизәр Гыйльманов, Ольга Краснова (рәсемдә) терлекләрне салкын метод кулланып һәм бәйдә тотмыйча тәрбияләүнең нәтиҗәләре уңай булырга тиеш диләр. "Сөт бозауларының уртача тәүлеклек үсеше бүген 1 килограммнан да ким түгел бу фермада", - ди "Зөя" агрофирмасы директоры урынбасары Айдар Сафиуллин.


ферма

Нет комментариев