Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Басу Көне-2020” июль башында бәйрәм ителәчәк

2нче июльдән алып, 4нче июльгә кадәр, Татарстанда “Басу көне - 2020” күргәзмәсе үтәчәк.

Бу хакта авыл хуҗалыгы Министрлыгы хәбәр итә. Катлаулы эпидемиологик хәл булу сәбәпле, быел әлеге чара инфекцияне таратмау өчен, Роспотребнадзор тәкъдимнәрен истә тотып оештырылачак.
“Басу көне - 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак: Әлеге күргәзмәгә хәзерлек бер ел элек үк башлана. Башта көзге культуралар чәчелә, язын язгылары. Бүгенге көндә күргәзмә өчен хәзерләнгән басулар бик яхшы хәлдә, якын арада авыл хуҗалыгы культураларының яна сортлары һәм гибридлары белән танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәдә шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы яңалыклар белән, игенчелек, АПК ны инженер-техник тәэмин итү, терлекчелек, мелиорация, хуҗалык итүнең кече ысуллары һәм АПКны цифрлаштыру бүлекләре буенча танышырга мөмкин.
Күргәзмәдә катнашучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, аграр тармак предприятиеләре вәкилләре һәм галимнәр белән актуаль мәсьәләләр буенча мастер-класслар оештырылачак.
“Басу көне-2020”не үткәрүнең төп максаты - алдынгы фәнни-казанышларны өйрәнү һәм практикада куллану, аграриялар арасындагы һәм товарлар тәкъдим итүчеләр белән элемтәләрне ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясенә кулланучылар табу, агропромышленность тармагын үстерү буенча бергәләп эшләүгә ирешү.
Бу “Басу көне-2020”дә катнашу буенча консультацияне 8(843)221-77-95 телефоны аша алырга мөмкин булачак.
Эпидемиологик хәл үзгәреп киткән очракта, “Басу көне - 2020”нең үткәрү вакыты үзгәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев