Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чәчтарашлар эшенә таләпләр җитди булачак 

Мәгълүм булганча, иртәгә чәчтарашлар ачыла. Тик, эшмәкәрләр бүгенге ситуациянең җитдилеген тоеп, катгый рәвештә вирустан саклану чаралары күрергә тиешләр. 

(19 апрель, “Апастово-информ”) 


Беренчедән, чәчтараш хезмәтеннән файдаланырга теләүче үзләренең шәхси кабинетларында covid19.tatarstan.ru сайтында цифрлы пропуск буенча махсус яңа 11 максатын сайларга тиеш. Тик чәчтараш хезмәтеннән айга бер генә мәртәбә файдаланып булачак. 
Чәчтарашта даими рәвештә бинаны җилләтү һәм эш урынында дезинфекция ясау, хезмәткәрләр арасында ким дигәндә метр ярым ара калдыру таләп ителә. Эш сәгате башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температуралары үлчәнә. 
Кеше күрерлек урында вирустан һәм салкын тиеп авырудан саклану чаралары турында информация элеп куярга кирәк була. 
Эш сәгате беткәннән соң, бинада дымлы уборка үткәрелә. Моның өчен махсус дезинфекцияләү чаралары да кулланыла. Хезмәткәрләр махсус билгеләнгән шәхси саклану чаралары - битлекләр, перчаткалар, антисептиклар, клиентларның кулларын чистарту чаралары белән тәэмин ителергә тиешләр. Бер клиент кабул ителгәннән соң, 10 минут вакыт узу мөһим.
[Ссылка]
#оставайтесьдома в Республике Татарстан
https://covid19.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев