Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Куркыныч чирдән саклану - зарур

Министрлар Кабинетында узган брифингта Республикабызда коронавирус инфекциясе буенча хәлнең бүгенге торышы һәм аны җәелдермәү максатыннан профилактик чаралар хакында сүз барды.

(5нче май, “Апастово-новости”)
Бәйрәм көннәрендә вирус таралу куркынычы тагы да арта. Чөнки, күп кенә кешеләр дөньякүләм барган вәзгыятькә җитди карамыйлар. Кояшлы, матур көннәргә кызыгып, саклану чараларын үтәү турында еш кына оныталар. Үз сәламәтлекләренә җиңел карау - аянычлы хәлгә китерергә мөмкинлеген аңлап бетермиләр.
Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина журналистлар өчен узган брифингта хәлнең бүгенге торышы турында төгәл мәгълүматлар китереп сөйләде.
“Гаиләдә, хезмәт коллективларында, кеше күп җыела торган урыннарда барлык саклану чаралары күрелергә тиеш”, - дип, ассызыклады ул. Хроник авырулар, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аеруча сак булырга киңәш итте, карантин таләпләрен үтәүнең мәҗбүри икәнлегенә басым ясады.
“Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы саклана. Яңа төрле вирус бик куркыныч, тиз йогышлы авыру, аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Шуңа да бәйрәм көннәрендә изоляция режимын төгәл үтәү, профилактик чараларны йомшартмау - мөһим. Кибет, даруханәләргә, хастаханәләргә барган очракта да битлексез, бияләйсез булу катгый тыела. Чикләү чараларын киметергә әле иртәрәк”, - дип сөйләде Марина Патяшина.
“Урамда берүзең йөргәндә, битлекне кимәсәгез дә, үзегез белән һәрвакыт алып йөрегез”, - дип, киңәш итте баш санитар табиб.
Бәйрәмнәрдән соң изоляция режимыннан әкертенләп чыгу ихтималы бар. Тик, бу шулай ук, санитар-эпидемиологик хәлдән һәм үзебезнең җаваплы карашыбыздан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев