23 миллион урлаган Хәйруллиннар - Казахстанда?
Хокук сакчылары 23 миллион сум урлап юкка чыгуда шикләнелүче Хәйруллиннарның эзенә һаман төшәлми әле
Аптырагач, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы аларның балаларын эзләү игълан иткән. Хәзер полиция хезмәткәрләре 12 яшьлек Регина белән 8 яшьлек Елена Хәйруллиналарны эзли. Ике баласын алып, ир белән хатын 27 май иртәсендә юкка чыккан иде. Кайбер чыганаклар аларны күптән Русиядән чыгып китүен хәбәр итә.+ Хәйруллиннарның Казахстанга, я Украинага барып сыенуларны ихтимал. Ни генә булмасын, аларны кемдер күрергә тиеш бит инде. Ләкин хәбәр итүче юк, дип яза Кызыл таң. Фото: online812 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25644
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев