3 комбайнчы премия алды
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин һәм “Свияга“ агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов 29 августта иртәнге якта Йомралы, Әлмәндәр берләшмәсе кырларында көнне-төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар-Идрәздән Илфат Сәмигуллин белән улы Риназ, Зур Болгаердан Радик Җәләлов, Апастан Ленар Хәмидуллин белән Танай-Турайдан Рамил Вафинга беренче кыр премияләрен тапшырдылар.
-Бүгенгә агрофирма буенча инде 20 алдынгы комбайнчыбыз шундый бүләккә лаек булды һәм кырга килеп хөрмәтләнде,-ди Марат Хәсәнов. -Бу премия төп хезмәт хакыннан тыш бирелә. Шул исәптән, Дәүләкидән әтиле-уллы Фирдүс белән Ринат Ибәтуллин экипажы бу премияне ике тапкыр алды. Шулай ук аларның авылдашлары, әтиле-уллы Хәйдәр белән Ленар Шәрипов экипажы бу көнгә 24 мең центнер ашлык суктырды, аларга да икенче, 5000 сумлык премия язылды һәм бүген-иртәгә ул зурлап тапшырылачак.
-Быел безнең район күләмендә бөртеккә дип аерым технология буенча чәчелгән кукурузны да кертеп, бөртекле һәм кузаклы культуралар
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев