Апаста гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары бирелде
Районның ЗАГС бүлегендә кабат әни булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары бирелде
Әлеге чара Аналар көне уңаеннан узды. Район хакимияте, ЗАГС, пенсия фонды тарафыннан оештырылган әлеге тантаналы кичәгә бәхетле әниләр нәниләре белән килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов иң изге теләкләрен юлладылар. 9 гаилә сертификатка ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев