Апаста мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Ул узгандагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә максатлар билгеләүгә багышланган иде. Нигезендә патриотик тәрбия, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, спортка, белемгә, уңышка омтылу, дуслык, татулык, бердәмлек сыйфатларын буыннардан-буынннарга тапшыру ятты
Район мәграиф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина алда үтемле дә, сыйфатлы да, нәтиҗәле дә белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. “Сәләт“ балалар иҗат йорты каршыннан мәдәният йортына кадәр һәр белем учагы үз эшчәнлеген тәкъдим итте. Күргәзмәләрдә кул эшләре, көзге уңышлар, уку һәм тәрбия өлкәсендә ирешелгән җиңүләр чагылыш тапты. “Сәләт“ балалар иҗат йорты каршыннан мәдәният йортына кадәр һәр белем учагы үз эшчәнлеген тәкъдим итте. Укуда, спортта, сәнгать өлкәсендә уңыш яулаган, җәйге ял көннәрендә сәяхәтләргә барган, лагерьларда ял иткән балалар аерым-аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Мәгариф өлкәсендә тикшерү һәм күзәтү департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов, Казан Федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Алар иң элек Апас туган якны өйрәнү музее, анда булган үзгәрешләр белән таныштылар. Аннан таң калып күргәзмәләрне, балаларның чыгышларын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев