Апаста узышырга яратучы 51 шофер җәза алган
Статистика күрсәткәнчә, соңгы вакытларда юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелек өлеше машина йөртүченең каршы якка чыгуы белән бәйле.
Алда барган машинаны узу максаты белән каршы якка хәрәкәт иткәнче, җиде кат үлчәргә, уйларга кирәк тә бит... Район җәмәгать судына бер үк хатаны кабатлаучы шоферлар белән дә очрашырга туры килә. Каршы як юлга чыгуның үзең өчен дә, юлдашларың өчен дә никадәрле куркыныч булуын аңлау мөһим.
–Район җәмәгать суды тарафыннан агымдагы елның 9 аенда “узу тыела“ юл билгесен санламыйча, бер тапкыр җәза алып та, кабат шул ук хатаны кабатлаган 51 шоферның эшен карады. Аларга административ хокук бозуы өчен җәза билгеләнде, – ди район җәмәгать судьясы Радик Кәримуллин.
Хаталар, ашыгулар, кагыйдәгә буйсынырга теләмәүләр артында кеше язмышлары ята. 30 яшьлек райондашыбыз да узышырга яратуы нәтиҗәсендә суд каршына баскан.
Ир-ат судта гаебен таныган. Ул бер елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. . Әгәр дә алар бозган кагыйдә аварияләр һәм үлем-китемнәр китереп чыгармаса җәза шулай. Юл транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күргән яисә үлгән икән, штраф һәм права алыну белән генә котылып булмаячак. Гаеплене закон нигезендә хөкем итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев