Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм февраль азагында китәчәк

Районда гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә.

(3 февраль, “Апастово-информ”).

  Бүгенге көндә хәрбиләргә генераторлар, бензопычкылар, көрәкләр, квадрокоптерлар һ.б. кирәк. Җылы киемнәр, озак саклана торган азыклар, гомуми кулланыштагы әйберләр, шәхси гигиена чараларына ихтыяҗ зур.

  Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин. Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша ала. Акчаны күчерергә дә мөмкин. Андый мөмкинлеге булмаучылар ярдәм кабул итү пунктындагы волонтерларга тапшыра ала.


Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).


  Туган яктан чираттагы ярдәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китәчәк. Бердәм һәм изге күңелле булуыбызны тагын бер кабат исбатларга мөмкинлек бар.

  “Шәм җылысы” акциясенә Кече Бакырчы авылы халкы да кушылган. Авыл апалары клубка килеп, изге эшкә өлеш кертергә тырыша.
“Авыл халкы ярдәме белән, окоп шәмнәре ясап, “Алга” яшүсмерләр клубында оешкан ярдәм җыю пунктына тапшырып кайттык. Бу шәмнәр егетләребезгә көч бирсен, ярдәм итсен. Тизрәк туган якларга кайтсыннар. Шәмнәргә укучы балалар изге теләкләрен, җылы сүзләрен дә яздылар”, - ди Кече Бакырчы клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев