Бер райондашыбыз мошенниклар кармагына эләккән
Ә икенчесе мошенник тозагыннан чак кына котылган.
(4 сентябрь, “Апастово-информ”).
Полиция хезмәткәрләренең әледән-әле кисәтеп торуларына карамастан, мошенникларга ышанучылар һаман саен очрап тора.
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә тагын шундый ике очрак теркәлгән. Беренче очракта билгесез кеше банк хезмәткәре исеменнән, телефоннан шалтыратып райондашыбызның ышанычына керә һәм алдау юлы белән аңа 790000 мең сумга кредит рәсмиләштерә. Ләкин соңгы нәтиҗәдә мошенник үз счетына акчаны күчереп өлгерә алмый. Райондашыбыз кайбер мәгълүматларны әйтми кала һәм тозактан котыла. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча тикшерү бара.
Икенче очракта исә табыш алу максатыннан, райондашыбыз 52000 сум күләмендә бер инвестиция фондына акча күчерә. Әмма кызганычка каршы, бернинди табыш та килми һәм үз акчасын да кире кайтара алмый.
“Мошенникларны күп очракта ачыклап та булмый. Аларның эзләренә төшүе ансат түгел. Шуңда күрә райондашларыбызны уяу булырга өндим. Без “банк хезмәткәрләре” дип шалтыратучыларга бернинди мәгълүматларны да әйтмәгез. Аеруча пин-кодны, карта номерын билгесез кешеләргә хәбәр итеп алдана күрмәгез, - ди полиция хезмәткәре Айрат Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев