Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Бу чир дә район халкын читләтеп узмый

“Чирдән тулысынча дәваланып була. Тик аны вакытында ачыклау зарур”, - дип әйтә табиблар.

(3 май, “Апастово-информ”).



Туберкулез – мәкерле чир. Ел саен җир шарында якынча 3 млн кешенең әлеге чирдән гомере өзелә.
Табиблар элеге авыру белән озак вакыт көрәшсә дә, тик әлеге чир халык арасында яшәвен дәвам итә. Кызганыч, ул район халкын да читләтеп узмый.
- Туберкулез – җитди чир. Ләкин бүгенге медицина шартларында аны дәвалап була. Бары тик аны башлангыч чорында ачыклау кирәк. Билгеле, бу мәсьәләдә халыктан да авыруга карата җаваплылык һәм җитди караш булдыру сорала, - ди район хастаханәсенең табиб-фтизиатры Гөлсинә Гайнуллина. Табиб туберкулезга каршы көрәштә халыкның югары дәрәҗәдә туберкулез чире турында хәбәрдар булуы да мөһим дип искәртә.
Авыру ничек йога
Гадәттә, туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән эләгергә мөмкин. Табиб белдерүенчә, организмның саклану көче, каршы торучанлыгы җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара.
Авыру билгеләре
Халык арасында үпкә туберкулезы ешрак очрый. Икенче урында исә сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. әгъзаларда ул сирәгрәк очрый.
- Тән температурасы күтәрелү авыруның иң беренче билгесе булырга мөмкин. Шулай ук авыру әкренләп ябыга, тирли. Каты ютәл сизелә башлый һәм ул тора-бара көчәеп, какырык та килә башларга мөмкин. Бу туберкулезның актив формасы башлануын аңлата. Мондый авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи, йөткергәндә бронхлар аша һавага тарала, - ди Гөлсинә Гайнуллина.
Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның тагын да көчәеп китүенә сәбәпче булырга мөмкин.
Иң мөһиме – авыруны вакытында ачыклау
Авыру өлкәннәр арасында ел саен флюорография яки рентген төшү Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән билгеләнә. Шуңа күрә 15 яше тулган һәркем елга бер тапкыр мәҗбүри рәвештә флюорография узара тиеш.
- Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк читлегендә булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Шуңа күрә һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга һәм шулай ук тирә-юньдәге кешеләргә дә битараф булмасын иде, - дип кисәтә табиб.
Балаларга һәм яшүсмерләр арасында туберкулез инфекциясенең организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе ярдәмендә белеп була. Ул, гадәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә киң кулланыла. БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет та туберкулезга каршы көрәштә төп чара булып тора. Иң беренче БЦЖ прививкасы бала тугач, бала тудыру йортында куела. Ә аннан соң Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, 7 һәм 14 яшьтә яңадан кабатлап ясала.
- Әти-әниләр бу мәсьәләгә бик җитди карасыннар иде, - дип киңәш итә балалар табибы Дания Хисамова. Бу прививкадан яисә ел саен куела торган мантудан баш тарту бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Туберкулезга каршы көрәш балалар, яшүсмерләр арасында да алып барыла. Район хастаханәсенең балалар табиблары үз участогында һәр баланың сәламәтлеге өчен җавап бирә, - ди ул.
Авыруга каршы көрәштә җитди алымнар
Туберкулезга каршы көрәштә табиблар җитди эшлиләр. Авыруны булдырмый калу максатыннан төрле кисәтү чаралары алып баралар. Район хастаханәсендә дә авыруны башлангыч чорында ук белү өчен бөтен шартлар тудырылган. Хастаханә заманча рентген, флюорограф аппаратлары белән җиһазландырылган.
Берничә киңәш
Бу чир дә кеше организмының табигый каршы торучанлыгына бәйле. Туберкулезга каршы көрәштә дә үз-үзеңне тәртиптә тору мөһим. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдә баш тарту туберкулезга каршы көрәштә чаралар булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев